erid:2VtzquqpS7d
Казанда яшәүче хатын-кыз, фатирын сатып, 7,5 млн сум акчасын мошенникларга биргән
Яңалыклар

Казанда яшәүче хатын-кыз, фатирын сатып, 7,5 млн сум акчасын мошенникларга биргән

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 7,5 миллион сумнан артык акча җибәргән

Ачыкланганча, узган елның октябрендә РФ Үзәк банкының ялган хезмәткәре, яңа медицина полисы алу сылтавы белән, 68 яшьлек хатын-кызның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керү мөмкинлеген ала.

Пенсионер хатын-кыз бөтен акчасын имин хисапка күчерә: 400 мең сум күләмендә шәхси акчаларын, кредитка алган 350 мең сумны һәм фатир сатудан кергән 6,6 миллион сумны. Шунысы мөһим, ул фатирын мошенниклар җитәкчелегендә сата.

Тикшерү кысаларында үткәрелгән психологик-психиатрия экспертизасы күрсәткәнчә, кредит рәсмиләштергән һәм фатирын саткан вакытта хатын-кыз нәрсә эшләвен тулысынча аңламаган.

Хәзер район прокуратурасы суд аша кредит килешүен һәм сату-алу килешүен гамәлдән чыккан дип табуга ирешерегә тырыша.

Шикаятьләр судка җибәрелгән.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев