erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда рейдлар вакытында 271 электр самокаты махсус стоянкага озатылган

АСЕАН саммитына әзерлек һәм аны үткәрү көннәрендә Казанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Контроль чаралары вакытында шәһәр урамнарыннан йөзләгән аренда электр самокаты махсус стоянкаларга озатылды.

Казанда узган АСЕАН саммиты көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре катнашында электр самокатларыннан файдалану һәм аларны урнаштыру тәртибен тикшерү буенча рейдлар үткәрелде. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Контроль чаралары нәтиҗәсендә махсус стоянкага барлыгы 271 аренда электр самокаты эвакуацияләнгән. Рейдлар барышында белгечләр юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, шулай ук аренда техникасының тротуарларда һәм җәмәгать киңлекләрендә урнаштырылу тәртибенә игътибар биргән.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев