erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда төрле ялган хәбәрләр йөри: Лилия Галимова мәсьәләгә ачыклык кертте

«Рөстәм Нургалиевич игътибар иткәнчә, балаларга вакцина, фәкать, ата-аналарның язмача рөхсәтеннән соң гына ясала. Ата-аналардан заявкалар керү дәвам итә. Татарстанга балалар өчен коронавируска каршы тагын 200 мең вакцина кайту көтелә. Мәктәпләрдә укуларны дистанцион рәвешкә күчерү турында сүз бармый, уку процессы дәвам итә»,- диде Лилия Галимова ("Шәһри Казан", Дамир Бәдриев).

 

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 3 февральдә Казан Кремлендә үткәрелгән брифингта республикадагы сәяси һәм социаль яңалыклар белән таныштырды, журналистлар сорауларына җавап бирде.

Авиация заводын ни эшләтергә җыеналар?

Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров бу атнада Татарстанга эш визиты белән килә.
— Федераль министр Татарстан Президенты белән очрашачак. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына бару планлаштырылган. Ту-214 пассажир очкычларының төрле модификацияләрен һәм Ту-160М очкычларын күпләп җитештерү, авиация заводының эшчәнлеген үстерү турында сөйләшүләр булачак. Яңа конструкциядәге Ту-160 очкычы быелның 12 гыйнварында тәүге очышын ясаган иде, - диде Лилия Галимова.

Яшь галимнәргә теләктәшлек

 Галимнәрнең бәйрәме якынлаша, киләсе атнада- Фән көне. Шушы уңайдан, Татарстан Президенты Казанның физика-технология институтына бара.
— Рөстәм Нургалиевич республикада фәнне үстерүгә нык әһәмият бирә, яшь галимнәргә теләктәшлек күрсәтә. Президент студентларның фәнни-техник эшләре белән танышачак, - диде Лилия Галимова.

Татарстан дөньялыктан читтә түгел

— Татарстан аерым мохитта яшәми, шунлыктан авырулардан качып булмый. Дистәләрчә кеше карантинда, - дип аңлатма бирде Лилия Галимова коронавирус мәсъәләсендә. - Республикада 15 мең медицина хезмәткәре коронавируска каршы эшли, аларга 4 мең волонтер да ярдәм итә. Медицина учреждениеләренә көн саен 18 мең шалтырату кабул ителә. Сәламәтлеккә игътибарлы булу, санитар саклану зарур. Ашыгыч медицина хезмәтендә дә хезмәткәрләрнең 20 проценты авырый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лилия Галимова сүзләренә караганда, республикада эпидемиологик хәл контрольдә тотыла, оператив штаб эшли. Әгәр хәл катлауланса, койка-урыннар резервы ягъни өстәмә урыннар булдырылган. Татарстан Хөкүмәте читтән торып эшләү режимына күчми.

Дәваханәләрдә планлы кабул итү туктамаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтү эшен туктатмау бурычы йөкләгән.
— Планлы ярдәм нинди генә хәлләрдә дә дәвам итәчәк. Ләкин, бала медицина учреждениесендә авыру йоктырырга мөмкин. Моны булдырмау чаралары күрелә. Агымдагы ярдәм онкологик һәм шикәр диабеты белән авыручыларга да күрсәтелә, - диде Лилия Галимова. Димәк, авырмаган балаларга гадәти профилактика ягъни билгеле бер вакыттан соң медицина күзәтчелеге узу гамәлдә.

 Балаларга вакцина кадала

 Республикада 3 февральгә 502 балага вакцина кадалган.
— Рөстәм Нургалиевич игътибар иткәнчә, балаларга вакцина, фәкать, ата-аналарның язмача рөхсәтеннән соң гына ясала. Ата-аналардан заявкалар керү дәвам итә. Татарстанга балалар өчен коронавируска каршы тагын 200 мең вакцина кайту көтелә. Мәктәпләрдә укуларны дистанцион рәвешкә күчерү турында сүз бармый, уку процессы дәвам итә, - диде Лилия Галимова.

  Җәмигъ мәчете “имеш-мимешләре”

 Кайбер мәгълүмат чаралары “Казанда Җәмигъ мәчете Казансу буендагы “Кырлай” паркы урынында төзеләчәк”, дигән хәбәр таратты.
— Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә беренче ташны салу быел Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәм чаралары кысасында үткәреләчәк. Мәчет төзелеше өчен күп урыннар карала. Проектка бәйле шәһәр төзелеше һәм экология экспертизасы шактый вакытны ала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәчет өчен урынны ашык-пошык билгеләүне хупламый, ул иң кулай вариантны табу яклы, чөнки булачак Җәмигъ мәчете гадәти генә корылма түгел. Казанның Җәмигъ мәчете Казансу буендагы “Кырлай” паркы урынында төзеләчәк икән дигән хәбәр дөреслеккә туры килми, бу бер күзаллау гына әле, - диде Лилия Галимова.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/kazanda-trle-yalgan-khbrlr-yri-liliya-galimova-mslg-achyklyk-kertte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X