erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның Бауман урамында 77 ел элек булган Җиңү көнен кабатлаячаклар

Быел Казанның Бауман урамында Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк, дип белдерде Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. (Лилия Локманова, "Шәһри Казан")

Аның сүзләренчә, 1945 елда Җиңү бәйрәменең төп өлеше нәкъ менә Бауман урамында узган. Архив документларына таянып, быел бу урамда 77 ел элек булган Җиңү көнен кабатлаячаклар һәм шул елда булган локацияләр әзерләнәчәк.

Гомумән алганда, Җиңү көне уңаеннан Казанда 130 лап мәдәни чара һәм акция узачак. Шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучылар җирләнгән каберлекләргә чәчкәләр китерү дә. Башкаланың Җиңү паркында чаралар иртәдән башлап, кичке 19.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Мәңгелек утка чәчәкләр салу көнне беренче яртысында узачак. Гадәттә бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ел саен Россия Президенты Владимир Путин Билгесез солдат каберенә, Мәңгелек утка чәчәкләр китерә. Узган ел ил башлыгы чәчәкләрне Бөек Ватан сугышы герой шәһәрләре стелласына да салган иде. 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/kazanny-bauman-uramynda-77-el-elek-bulgan-i-knen-kabatlayachaklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X