Казанның «Ярдәм» бульварында 170 агач утыртылачак һәм күл булдырылачак
Казанның Серов урамындагы «Ярдэм» бульварында масштаблы яшелләндерүгә керештеләр.
Төзекләндерүнең дүртенче этабы кысаларында биредә 170 агач, 2,8 мең чәчәк һәм 1,2 мең куак утыртылачак. Төп утыртмаларны күл янында урнаштырачаклар, ул яңартылган киңлекнең үзәк элементы булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Хәзер сулык тирәсендә яр буенда җәяүле зона булдыралар. Барлык эшләрне август ахырына төгәлләргә планлаштыралар. Шуннан соң элеккеге бушлыкны заманча бульварга әйләндерү буенча өч еллык проект тәмамланачак.
Төзекләндерүнең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде. Ул билгеләп үткәнчә, проект комплекслы якын килү үрнәге булды: бер үк вакытта иҗтимагый киңлекләр, аның янындагы ишегаллары һәм торак йортлар яңартыла.
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев