18 сентябрь иртәсендә бөтен социаль челтәрләрдә Казан метросында һәлак булган мәктәп укучысы турында хәбәр ителде.
Бу хәл «Җиңү Проспекты» метро станциясендә булган. Мәетне тимер юлдан алганчы, метро эше туктатылып торган.
Инде соңгы мәгълүмат, поезд астына 38 яшьлек хатын-кыз эләккән икән. Ул ябык гәүдәле һәм кечкенә буйлы булганга шаһитлар аны укучы бала белән бутаган.
Бу үз-үзенә кул салу яки бәхетсезлек очрагы булганмы тикшерүчеләр ачыклаячак.
Чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев