erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанның Киров районында авария аркасында 18 күпфатирлы йорт сусыз калган

Татарстан башкаласының Киров районында 37 бинаның су белән тәэмин ителеше вакытлыча өзелгән, шул исәптән 18 күп фатирлы йорт. Бу хакта «Водоканал » МУП үзенең Telegram-каналында хәбәр итә

Суны сүндерүнең сәбәбе – 25 Октябрь ур., 9 йорт адресы буенча авария хәлендәге эшләр башкару. Ул авария хәленең бетерелүенә кадәр дәвам итәчәк. Беренчел мәгълүматлар буенча, моңа бүгенге көннең 21:00 сәгатенә ирешеп булачак.

Түбәндәге адреслар буенча урнашкан биналар сусыз калды:

– 1 Май урамы, 26а, 23, 19, 17а, 11, 16, 14, 20 һәм 22 йортлар; – 25 Октябрь урамы, йортлар №7, 11, 5, 4 ,6, 3, 5б, 14 һәм 14А; - Деловая урамы, йортлар №6, 7, 16, 18, 9, 15, 11 һәм 13; – Лукницкий урамы, 1, 5, 6 һәм 7 нче йортлар; – Смычки урамы, 5, 28 һәм 30 нчы йортлар; – Степан Халтурин урамы, 8, 10, 11 һәм 5 нче йортлар.

Адреслар исемлеге төзәтелергә мөмкин, чөнки челтәрләрнең зарарлану характеры һәм торгызу ысулы эшләр барышында билгеләнәчәк, дип кисәттеләр «Водоканал»да.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев