Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хатыннар ирләре акчасын алачак

    Тагын пенсия турында.

    Русиядә ирләр хәтта үлгәннән соң да хатыннарын үз акчаларына асраячак.

    FinExpertiza компаниясе экспертлары, русиялеләрдә пенсия түләүләре дефицитының сәбәпләрен анализлап, әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

    Аналитиклар, Русиянең 85 төбәгенең 73ендә хатын-кызларга лаеклы ялга чыкканнан соң Пенсия фондына күчергән акчалары җитмәячәк, дип белдерә. Бу аларның ир-атлардан алданрак пенсиягә чыгуы, озаграк яшәве белән бәйле. Шул рәвешчә, властьларга бу дефицитны каплау өчен ир-атларның "файдаланылмаган" пенсия күчерүләрен файдаланудан башка чара юк.

    Реклама

    "Ахыр чиктә, ирләр үлгәннән соң хатыннарын асрап тотуын дәвам итәчәк", - ди белгечләр. Аналитиклар исәпләп чыгарганча, Русиядә бер пенсионер хатын якынча 3,83 миллион сум акча ала. Бу Пенсия фондына күчергән акчадан 175 мең сумга артыграк.

    Декабрь башында FinExpertiza ирләрнең пенсиягә чыкканнан соң гомер озынлыгы 7,5 ел тәшкил итүен, шул ук вакытта хатын-кызлар пенсиядә уртача 22,6 ел, ягъни якынча өч тапкыр озаграк яшәвен ачыклаган, дип яза Кызыл таң.

    Автор: Резеда Галикәева

    Фото: pixabay.com/ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: