erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатынына ачулы ир 13 каттан 3 яшьлек баласы белән сикерергә җыенган булган

Иркутскида яшәүче ир 13нче кат балконыннан өч яшьлек баласын тотып сикерү белән яный. Әлеге хәлгә гаиләдәге низаглар сәбәпче булган, дип фаразлый хокук сакчылары.

 

Ир хатынын хыянәттә гаепли. Ә хатыны сүзләренә караганда, 10 июльдә аны ире кыйнаган. Зыян күргән хатын хокук сакчыларына гариза язган. Хатын әгәр ире бала белән сикермәсә, гаризаны кире алырга вәгъдә биргән.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологы өч сәгать үгетләгәннән соң, ир башта баланы җибәргән һәм бераздан үзе өйгә кергән. Сикерү белән янаган ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Сабыйның сәламәтлегенә зыян килмәгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2021/07/58625/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X