Реклама
Соңгы арада коронавирус турында сөйләшүләр сирәгәйсә дә, чирнең кеше арасында булуын онытырга ярамый. Әйтик, узган тәүлектә инфекция йоктырган 638 кеше теркәлгән. Авыручылар санының ел башыннан бирле күзәтелгән үсеше хәзер юк дип ышандыралар. Узган атна белән чагыштырганда, андыйлар 41 процентка кимегән. (Ватаным Татарстан)
Чирләүчеләрнең кимүе республикада гамәлдә булган чикләүләрне бөтенләй юк итү өчен нигез түгел. Сүз бигрәк тә кафе-ресторан, клубларның төнге эшчәнлегенә бәйле. Бу тармак вәкилләре чикләүләрне бетерү турында бер генә мөрәҗәгать итмәде инде.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, бу сорауга март азагында җавап булырга тиеш.
– Клуб, кафе-рестораннарның төнге эшчәнлеген чикләү – федераль норма. Ул Россиянең баш санитар табибы карарында да язылган, – дип аңлатты белгеч. – Рестораторлардан килгән мөрәҗәгатьләр бер ай карала. Март азагына бу сорауга кире кайтачакбыз. Бәлки, федераль нормага да үзгәрешләр керер.
Чирләүчеләр саны кими дисәләр дә, вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитальләрендә коронавирусны авыр формада кичерүчеләр бетмәгән әле. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, реанимациядә дәваланучы сырхаулар һаман бар. Кабул итү бүлекләренә халыкның азрак килүе медицина оешмалары эчендә эш тынганы турында сөйләми, ди белгеч. Кыскасы, табибларга иркен суларга мөмкинлек юк әле.
САН
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз