erid:2VtzquqpS7d
Киләсе ялларда яңгырлар көтелми
Яңалыклар

Киләсе ялларда яңгырлар көтелми

Синоптик: Татарстанда ял көннәрендә +10 градуска кадәр җылыначак

Шимбә көнне Татарстанда һава температурасы +8 градус булачак, әмма якшәмбе көнне республиканың күпчелек өлешендә һава +10 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

«Көчле яңгырлар көтелми, әмма республиканың көньяк-көнбатышында җиңелчә яңгырлар яварга мөмкин», – дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Казанда шимбә көнне көндез температура +8 градуска якын булачак, якшәмбе көнне Татарстан башкаласында +10 градуска кадәр җылыначак. Шулай ук якшәмбе көнне шәһәрдә атмосфера басымының 745-743 мм га кадәр төшүе көтелә, дип йомгаклады синоптик.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев