Синоптиклар фаразы буенча, республикада тотрыклы җылылык 20 марттан соң гына урнашачак, ә боз китү вакыты апрель урталарына туры килергә мөмкин.
Татарстан территориясендә климатик яз быел мартның өченче декадасында гына үз көченә керәчәк. Бу хакта «МЕТЕО» прогностик үзәге синоптигы Александр Ильинга сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Белгеч аңлатуынча, климатик яз башлануның төп күрсәткече – уртача тәүлеклек һава температурасының нуль градустан югары тотрыклы рәвештә саклануы. «Уртача температура 0 градустан артып, шул дәрәҗәдә берничә көн дәвам итәргә тиеш», – дип билгеләп үтә синоптик.
Шуның белән беррәттән, фенологик яз бераз соңрак күзәтеләчәк. Ул кар катламының эрүе һәм сулыкларда боз кузгалу белән бәйле. Фаразлар буенча, кече һәм зур елгаларда боз кузгалу процессы апрель урталарыннан да иртәрәк башланмаячак.
Нет комментариев