erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көньяк Осетия Президенты республиканың Россия составына керергә ниятләнүе турында белдерде

Көньяк Осетия Президенты Анатолий Бибилов, республиканың Россия составына керергә ниятләнүе, чөнки Россия аның тарихи ватаны булып торуы турында белдерде.

 

“Россиягә кушылу – безнең стратегик максатыбыз дип уйлыйм. Безнең юлыбыз. Халыкның хыял-нияте. Без бу юлдан барачакбыз да. Инде якын араларда ук тиешле юридик адымнар ясаячакбыз. Көньяк Осетия республикасы үзенең тарихи ватаны – Россия составында булачак”, – диде Анатолий Бибилов.
Республика Президенты мөрәҗәгатендә, Көньяк Осетия, Россия, бөтен дөнья борылыш чоры кичерә, Россия бүген үзенә тугрылыклыларны, нацизмга каршы чыгучыларны, гомумкешелек кыйммәтләрен яклый, дигән сүзләр урын бар.

“Яңа тарихта билгеле бер сызыктан чыгарга ярамавын аңлаткан вакыйга нәкъ менә бездә – Көньяк Осетиядә булды. 2008 елда Россия осетин халкын яклау һәм Көньяк Осетия республикасының бәйсезлеген тану турында карар кабул итте. Моның өчен без Россия Федерациясе җитәкчелегенә һәм халкына һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз”, – диелә мөрәҗәгатьтә.

Бибилов фикеренчә, Көньяк Осетия халкына тынычлыкны һәм үсеш мөмкинлекләрен гарантияләүче тарихи карар булды бу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Әмма осетин халкының – бүленгән халыкның төп тарихи һәм стратегик максаты – бер дәүләткә берләшү. Бу дәүләт – Россия Федерациясе. Безнең халык бик күптәннән әлеге максат белән яши. 2014 елда, Кырым үзенең тарихи ватанына әйләнеп кайткан чорда, күп гасырлык хыялыбызны тормышка ашыру мөмкинлеге бар иде. Ул чагында без мөмкинлекне кулдан ычкындырдык, әмма мондый хәлгә башка юл куя алмаячакбыз”, – дип белдерде Бибилов.

Ул шулай ук Көньяк Осетиягә Россия составына керү өчен референдум үткәрергә кирәклеге турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X