erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Коронавирус билгеләре булмыйча авырганнарга QR-код бирәләр

Мондый кешеләр өчен аерым шартлар каралган. (Лилия Локманова, Шәһри Казан)

Коронавирус билгеләре булмыйча авырганнарга QR-код бирергә мөмкиннәр. Моның өчен ПЦР-тестның уңай нәтиҗә күрсәтүе кирәк. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезовка сылтама белән, “Интерфакс” шул хакта хәбәр итә.

Депутат билгеләп үткәнчә, антитәнчекләре булганнарга QR-код бирү мәсьәләсе әлегә каралмаган.Аның фикеренчә, моның өчен бердәм тест системасы булдыру кирәк.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/koronavirus-bilgelre-bulmyycha-avyrgannarga-qr-kod-birlr


Нет комментариев