erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 927гә җиткән
Яңалыклар

Коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 927гә җиткән

Татарстанда тагын ун кеше коронавирустан үлгән

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ун кеше коронавирустан үлгән.

Алар арасында җиде ир-ат (1938, 1955, 1961, 1946, 1948, 1949, 1948 елгы) һәм өч хатын-кыз (1933, 1943 һәм 1960 елларда туган).

"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

24 октябрьгә республикада коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 927гә җиткән. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-10-2021/tatarstanda-tagyn-un-keshe-koronavirustan-lg-n-5841771


Нет комментариев