Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Көрәшчеләрнең якын дусты вафат...

    Күңелсез хәбәр. 63нче яшендә озак еллар дәвамында "Уңыш" физкультура-спорт оешмасын җитәкләгән танылган спорт эшлеклесе Видади Махмудов вафат булган ("Шәһри Казан").

     

    Бу хакта "Шәһри Казан"га Татарстан Республикасы көрәш федерациясеннән хәбәр иттеләр. Өч атналап Видади Гумбатович замана чире белән хастаханәдә яткан. Мәрхүм белән хушлашу дүшәмбе көнне көндезге 11 сәгатьтә 7нче шәһәр хастаханәсенең моргында узачак.

    Билгеле булганча, "Уңыш"  физкультура-спорт оешмасы авыл җирлегендә шушы юнәлештә эш алып бара иде. Коллегалар билгеләп узганча, Видади Махмудов Татарстанда бик популяр булган "Авыл яшьләре" спорт уеннарын оештыручыларның берсе. Шулай ук озак еллар дәвамында көрәш буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына үтә торган ярышлар да турыдан-туры әле оешма, шәхсән Видади Махмудов тырышлыгы белән оештырылып килде. 

    Реклама

    Мәрхүмнең туганнарының, танышларының, коллегаларының кайгысын уртаклашабыз.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/krshchelrne-yakyn-dusty-vafat

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: