Реклама
Яңалыклар
Күршеләрдә фаҗига: үлүчеләр бар
Бүген, 9 нчы декабрь көнне, Әтнә районының Түбән Көек авылының Татарстан урамы 2 нче йортында кеше үлеменә китергән коточкыч янгын булды.
Әтнә янгын сүндерү бүлегенә иртәнге 4 сәгать 24 минутта янгын турындагы хәбәр килә. Янгын урынына районнан янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче, 4 сәгать 26 минутта "Уңыш" хуҗалыгының янгын сүндерү машинасы, "Дусым" хуҗалыгы машинасы килеп җитә. Алар артыннан ук районныкылар килеп, сүндерү эшенә керешәләр.
- Тик, янгын бик көчле иде, верандага кадәр кердек, аннан соң үтә алмадык. Кисәк күтәрелде. Бу йортта 1954 нче елгы Р.Әхмәтханов дигән кеше яшәгән. Беренче фараз, янгын тәмәке төпчегеннән чыккан булырга тиеш., дип уйлыйбыз. Әле тикшерү эшләре бара...,- дип хәбәр итте МЧСның Әтнә бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев.
"Өйдә янгын куркынычын хәбәр итүче извещатель куелган булса, бу фаҗига булмый калган булыр иде", дип тә өсти.
Бүгенге көндә райондагы 159 йортка извещатель куелган: авыр хәлле гаиләләрдә, 70 яшьтән узган кешесе булган гаиләләрдә мондый хәбәр иткечләр урнаштырылган. Саклану берәүгә дә комачауламаганын истә тотыйк.
Фотоларны Ильяр Гыймадиев җибәрде.
Сүрия Мингатина
http://atnya-rt.ru/news/khvef-khtr/tbn-kekt-kotychkych-yangyn-lchelr-bar-fotolar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев