Реклама
Тикшерү күрсәткәнчә, 4 ноябрьдә Олы Арташ авылында яшәүче үзенең танышына утын ярырга булышкан, шуннан соң алар эчәргә һәм шашлык пешерергә ниятләгәннәр.
Мәрхүмнең әти-әнисе озак вакытлар уллары кайтмау сәбәпле борчыла башлый һәм туганнарын улларының хәлен ачыкларга җибәрәләр. Ул ирне үле килеш тапкан.
«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен таный, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Чыганак: tatar-inform.ru
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз