erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кул арты китмәсен дип акча бирү дөресме?

— Кышкы сугым өчен ел саен кечкенә бозау сатып алабыз. Кул арты китмәсен дип, дәү әниебез мал хуҗасына сәдака алып барырга куша. Дин буенча да шулай тиешме? Ул нинди төр сәдака санала? Аның догасы бармы? Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә:

— Ислам динендә “кул арты китү” дигән төшенчә дә, андый сәдака да юк, бу ырым булып санала. Кешенең малын сатканнан соң, алга таба байлыгының артуы яки кимүе Аллаһы Тәгаләнең биргән бәрәкәтеннән тора. Кемнеңдер сатып алуы саткан кешенең байлыгына берничек тәэсир итми. Әгәр кемдер, сатып алганнан соң сыер, сарыкларыма зыян килә, үлә башлады, дигән ырымнарга ышанса, ширек була, Аллаһка тиңдәш итү санала. Андый кешегә гөнаһ языла.   Малны, байлыкны Аллаһ кына бирә һәм киметә ала. Шул исәптән сәүдә итүчеләр бер-берсенең малы кимү яки артуга берничек тәэсир итә алмый. Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә, Аллаһы Тәгалә теләгән кешесенә байлыкны арттыра яки киметә, ди. Әгәр кеше хәрам ризык ашаса, эшләп тапкан акчасы хәрам булса, байлыгы булып та, фарыз ителгән зәкят сәдакасын түләмәсә, гошерен бирмәсә, байлыгы кимергә мөмкин. Бу очракларда үзе гаепле. Монда кул арты китү дигән сүзләргә ышану бөтенләй урынсыз. Байлык кимү Аллаһ тарафыннан сынау рәвешендә дә булырга мөмкин. Кайчак Хак Тәгалә кешенең иманлылыгын, сабырлыгын, Аллаһка ышануын аның байлыгын арттырып яки киметеп сыный. Монда башка кешене гаепләргә кирәкми. Фото: пиксабай

Ирек мәйданы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27295

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X