Реклама
Казанда ике трансгендерның туе узган.
Чәчтараш остасы Эрика Әскарова һәм график дизайнер Виктор Мануйлин гадәти булмаган никахларын теркәгәннәр.
Алар икесе дә җенесләрен алыштырган. ЗАГС идарәсенә яшь парлар гадәти ир-егет һәм хатын-кыз буларак килә һәм аларны бернинди проблемасыз теркиләр. Ир белән хатын арасындагы мәхәббәт дүрт ай элек кабынып киткән.
- Без - нормаль кешеләр. Безнең трансгендерлар икәнне беркем дә белми, — дип сөйли Эрика. — Җенесне алыштыру билгеле булгач, әлбәттә, кешеләрдә зур кызыксыну уяна.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз