erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Хәйруллина тормышын сөйләргә яратмый, әмма Саба килене булу-булмавын ниһаять әйтте ( «Интертат» )

«Үзем турында әллә нинди яңалыклар бик еш ишетәм. Әле миңа шуны дәлилләп, исбатлап күрсәтәләр».

Җырчы, блогер, 3 бала әнисе һәм үзенчәлекле шәхес – Лилия Хәйруллина 17 апрельдә тамашачыга үзенең концертын тәкъдим итте. Концертка әзерлек, җыр һәм костюмнар сайлау турында ул «Интертат» сайты проекты өчен «Кунактан кунакка» тапшыруына сөйләде. Шулай ук, туйда утырган урыны аркасында дус кызының үзе белән араларын өзүе, «Gauga» төркеме җырчысын яратуы, әнисе Гөлдания Хәйруллинаны киендерүе һәм тормышындагы тагын күп вакыйгалар турында ачылып, «сер капчыгы»н бераз чишә төште. Әңгәмәгә әнисе, Татарстанның атказанган артисты, бәллүр тавыш иясе Гөлдания Хәйруллина да кушылды.

«Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.

«Лилиянең беренче ире Айрат Миңнеханов түгел»

 Кичә тапшыруга әзерләнгәндә, Лилия, мин күп кенә мәкаләләр укыдым, шундый бер кызыклысын таптым. «... Бу вакыйгадан соң, күп тә үтмәстән, бу гаиләдә беренче балалары Кәрим дөньяга килде». Синең беренче ирең  Айрат Миңнеханов икән, сине, гомумән, Саба килене дип йөртәләр. Әйдә, комментарий бир әле, ачыклык кертик тамашачы өчен. Кем ул Айрат Миңнеханов?

– Беренчедән, минем бу мәкаләне күргәнем бар, аны миңа җибәргәннәре бар. Андагы мәгълүмат объектив дип әйтә алмыйм. Фотографияләр – аеруча. Бу мәкаләгә минем комментарий бирәсем килми. Судларга, «разборкаларга» да йөрергә яратмыйм. Мин, гомумән, шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм. Тормышымда нәрсәләр генә булып бетмәде, ләкин үзем турында әллә нинди яңалыклар бик еш ишетәм. Әле миңа шуны дәлилләп, исбатлап күрсәтәләр. Менә шулай бит, ә син шуны күрсәтмисең – шулай дип язучылар бар.

 Ә син нәрсә дип җавап бирәсең?

– Җавап бирмим, нәрсә, мин аларга хисап биреп утырыйммыни? Аларның фикере – алар шулай уйлап йөрсеннәр. Кирәк вакытта мин нәрсәнедер күрсәтәм. Әле күптән түгел генә миңа тәкъдим ясадылар, кайсы канал икәнлеген әйтмим инде, мин берничә дистә мең сум акча түләп, үз тормышым, мөгаен, шәхси тормышым турында сөйләсен өчен. Бәлки ул акчаны, мин сөйләсен өчен, миңа түләргә телиләрдер, дип сорадым. Гомумән, бу информация сатылмый, кирәк чакта мин аны үзем уртаклашам, үз чыганакларым аша.

 Шулай да, кем соң ул Айрат Миңнеханов? Ул синең танышыңмы?

– Юк.

 Менә бит, монда фотосурәтләр...

– Бу кешенең исеме бөтенләй андый түгел. Ул – бары тик минем танышым. Мин аның астына нәрсә дип комментарий язганмын?

 Син болай дип язгансың: «Ни генә булмасын, яныңда сине аңлый торган якын кеше булуы мөһим».

– Шулай бит инде... Ул кеше кем дигәндә, ул – миңа бик якын кешеләрнең образы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Ул  синең дустың, дип әйтик.

– Ул – минем танышым.

 Ләкин ирең түгел?

– Юк. Теләсә нәрсә сөйләп-язып йөрмәгез анда.

 Димәк, Лилиянең беренче ире Айрат Миңнеханов түгел.

«Мин диетада, ләкин, борчылганда, баллы әйберләр дә ашыйм»

 Бу кухняда, Лилия, синең бөтен сторислар, рилслар төшерелә.

– Күп тапкыр төшердек монда әни белән дә. Ә гомумән, мин өйдә төшерергә яратмыйм.

 Син, гомумән, өеңне күрсәтмисеңме кешегә? Ни өчен?

– Мин бит инде шундый серле кеше, серле җырчы. Белмим... Минем уйлавымча, өй ул – шәхси әйбер, шәхси тормышка кагылышлы. Һәркемнең дә кеше күрми торган, син үзеңне тыныч хис итә торган урыны булырга тиеш, дип уйлыйм. Ул, әлбәттә инде, өй.

 Суыткычыңда ниләр бар?

– Ниләр генә юк анда? Менә торт бар, мин диетада, ләкин хәзер (концерт алдыннан – ред.) бик борчылам, шуңа күрә баллы әйберләр дә ашыйм. Мин көненә бик аз ашыйм, 1 яки 2 тапкыр. Шул ашаулар арасында торт ашап алырга мөмкинмен.

Дус кызы Лилиядән әҗәткә 120 мең сум акча алып торган һәм кире кайтармаган

– Минем бик якын күргән дус кызым бар иде. Бик якын аралаша идек. Мин аны туйга чакырдым, ул егете белән килде. Утырткан чакта (тәҗрибә юк бит инде, беренче тапкыр кияүгә чыгам, каян белим?!) оештыручылар парлары белән килгәннәрне бер өстәлгә, парсыз килгәннәрне икенче өстәлгә – бер-берсе белән танышсыннар, аралашсыннар, дип, тәкъдим итте. Шулай итеп утыртырга булдык. Туй барышында бөтен кеше алышынып бетә бит инде, аралашалар, утырып кына тормыйсың. Минем дус кызга утырган урыны ошамады, туй башланыр алдыннан миңа яза бу, мине күчереп утырт әле, ди. Әйдә, туй башлансын инде, димен. Анда әле пролог бар иде...

Тулысынча моннан укый аласыз: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X