erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсән Мәхмүтовага ашыгыч операция ясаганнар

Шул сәбәпле җырчы "Зәңгәр шәл" музыкаль-хореографик спектаклендә катнаша алмый калган.

Җырчы Ләйсән Мәхмүтовага РКБда тиз арада ашыгыч операция ясаганнар. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында хәбәр итте. 

"Сәлам, җәмәгать! Сторисларны карап күп яздыгыз. Хәтта шулпа, әфлисун, шаурма алып килергә теләк белдерүчеләр дә булды. Аллага Шөкер, авыр хәл була калса, булышырга тырышучылар күп икән. Иң якын кешеләрем - апам, ирем янымда иде, рәхмәт аларга! Бу хәлнең минем белән нәкъ менә хәзер килеп чыгуы кызганыч, әлбәттә. Бер дә вакытлы түгел. Әмма хирург Алексей Толстиков сүзләренчә, бик вакытлы икән. Бүген булмаса, иртәгә катлаулырак буласы булган. Рәхмәт аңа, мине еллар буе борчыган сукыр эчәгемне алып атканы өчен. Больницага барасым килмәде. Әле бит өйдә дә бер тәүлек авырып яттым. Ярый әле, акыллы кешеләр - коллегаларым РКБ га барырга киңәш итте. Анализларны шундук алалар дип. Менә шуннан мин операция өстәленә яттым. Больницага барасы килмәвемнең төп сәбәбе - "Зәңгәр шәл" музыкаль-хореографик спектакле. Ике атна буе әзерләндек. Менә шулай ташлап китәсем килмәгән иде. Аллага Шөкер, спектакль уңышлы узды. Чулпан Закировага аерым рәхмәтем. Ул бер көн эчендә минем текстларны һәм биюләрне өйрәнде. Ә бит әлеге эпопеяның режиссеры һәм җитәкчесе буларак, эше болай да күп. Булдырдылар, Аллага Шөкер. Менә хәзер инде миңа озак ятмыйча гына рәткә керәсе калды", - дип язган Ләйсән Мәхмүтова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/l-ys-n-m-khm-tovaga-ashygych-operatsiya-yasagannar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X