erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус операция вакытында үлгән Илнур Сибгатуллинны иртәгә Түбән Камада җирлиләр

Хушлашу Түбән Камада иртәнге унда башлана.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Иртәгә, 2 мартта, Түбән Камада Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озаталар. Ул Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция вакытында 26 февральдә һәлак булган.

«Тантаналы митинг Җиңү монументы мәйданында уза, аннары зиратка (мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясына) бару оештырыла. Хушлашу иртәнге унда башлана. Автобуслар биреләчәк», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстанның Түбән Кама районы администрациясендә.

Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туа. 2008 елга кадәр Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә белем алып, шул ук елны Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Ике елдан соң аннан үз теләге белән чыгарыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2013 елның маенда контракт белән хәрби хезмәткә алына, документлар Түбән Кама хәрби комиссариаты аша рәсмиләштерелә. Хезмәт итү өчен Ульяновскидагы 73612 хәрби частькә җибәрелә.

Илнур Сибгатуллин өйләнгән, балалары юк.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/01-03-2022/mahsus-operatsiya-vakytynda-lg-n-ilnur-sibgatullinny-irt-g-t-b-n-kamada-irlil-r-5850422

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X