erid:2VtzquqpS7d
Машина йөртүчеләр өчен яңалык
Яңалыклар

Машина йөртүчеләр өчен яңалык

Автомобильдәге дәүләт номерының аскы уң як почмагында триколор 2024 ел ахырына кадәр мәҗбүри булачак, дип белдерде Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Александр Хинштейн.

"Агымдагы ел ахырына кадәр ГОСТка тиешле үзгәрешләр кертеләчәк", – дип ачыклык кертте ул, дип яза “Российская газета”. ЮХИДИда элегрәк номерны Россия флагыннан башка алган кешеләргә төзәтмәләр кагылмаячак, дип хәбәр итәләр. Дипломатик корпус машиналарының кызыл номерлары өчен дә искәрмә ясалачак – аларның значогы факультатив булачак.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/masina-iortucelar-ocen-ianalyk-1731485803


Нет комментариев