Махсус хәрби операциядә катнашучылар Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана ала
Быелдан башлап махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар.
Татарстан Социаль фонды бүлеге дәвалануның бөтен процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына тиешле хезмәт күрсәтүне тәэмин итәчәк. Тернәкләндерүнең дәвамлылыгы -25, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр тәшкил итә. Шифаханә-курорт дәвалануын елына бер тапкыр узарга мөмкин.
Тернәкләндерү үзәкләренә җибәргәндә, ветеранның сәламәтлеге торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Моңа кадәр ул тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган очракта, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм дәвалау курсын билгеләячәкләр. Хәрби операциядә катнашып, Россия Герое исеменә лаек булучылар яки беренче төркем инвалидлык алучылар тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга чираттан тыш юллама алырга хокуклы.
Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин. Белгечләр гариза буенча карарны 2 эш көне дәвамында кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев