erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медицина хезмәткәрләренә ковидтан прививка ясаткан һәр кеше өчен 200 сум түләнәчәк

Тиешле карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина хезмәткәрләренә COVID-19 вакцинациясен узган һәр кеше өчен 200 сум күләмендә түләү билгеләргә тәкъдим итә.

Тиешле карар проекты сишәмбе көнне норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты, диелгән ТАСС хәбәрендә.

Беренче этапта медицина хезмәткәре гражданинга консультация биргән өчен 60 сум акча алачак. Пациентны вакциналаштыру белән бәйле тикшерүне үткәргән табиб 40 сум ала. Вакцинация үткәрү өчен 30 сум акча бүлеп биреләчәк. Икенче этапта медицина хезмәткәре карау өчен - 40 сум, вакцинация өчен 30 сум акча алачак. Шул рәвешле, 200 сум була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бер компонентлы вакцина белән вакциналаштырганда 200 сум исәбеннән пациентка консультация биргән табибка 90 сум акча биреләчәк. Караган өчен - 60 сум, вакцинация үткәрүгә 50 сум акча тотылачак.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/17-11-2021/meditsina-hezm-tk-rl-ren-kovidtan-privivka-yasatkan-r-keshe-chen-200-sum-t-l-n-ch-k-5843323

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X