erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәет җирләү өчен бирелә торган пособие күләме үзгәрә

Мәет җирләү өчен бирелә торган пособие күләме үзгәрә. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе хәбәр итүенчә, эшләмәгән пенсионерның вафатыннан соң аның туганнарына түләнә торган пособие күләме февральдән 6 964,68 сумга кадәр арта ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

 2021 елда әлеге түләүләр 6 424, 98 сум иде. Март аеннан исә тагын бер яңалык көтелә.

1 марттан Россиядә үлем турындагы таныклыклар электрон форматта булачак. Шулай ук документларның бердәм реестры булдырыла, аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы алып барачак. Бу карарны Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, электрон документ гражданнар теләге буенча түгел, ә мәҗбүри тәртиптә эшләнә. Башта бөтен медицина учреждениеләре барлык мәгълүматны, шул исәптән, үлем сәбәпләрен дә, сәламәтлек саклауның мәгълүмати системасына кертәчәк, аннан соң мәгълүматлар ЗАГС, Росстат, Бердәм дәүләт реестрына һәм башка ведомстволарга китәчәк. Шуның белән мәрхүмнең туганнары төрле инстанцияләргә йөрүдән азат ителәчәк. Хәзерге вакытта кешенең үлеме турындагы кәгазь таныклыкны, хезмәткәрләр кешенең үлүе турында тамга ясасын өчен, ЗАГС органнарына китерергә кирәк иде. Март аеннан исә бу бетерелә.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачев сүзләренчә, үлем турындагы электрон таныклыкка күчү, бер яктан, вафат булган кешенең якыннарын медицина учреждениесенә йөрүдән азат итә, икенче яктан, статистик мәгълүматның сыйфатын яхшырта. Туганнарының үлеме турындагы электрон таныклыкны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта карап булачак.  

Өченче яңалык – Россиядә «Күмү һәм җирләү эше турында»гы закон тулысынча алыштырылырга да мөмкин. “Ведомости” язганча, гамәлдәге закон нигезендә, җирләү эшен бары тик җирле үзидарә органнары тарафыннан булдырылган махсус хезмәтләр генә башкара ала. Закон проектын эшләүчеләр исә, чынлыкта ритуаль хезмәтләр күрсәтү эшкуарлык эшчәнлеге төренә әйләнде, ди. “Асылда бүген җирләү эшен теләге булган һәркем башкара ала, чөнки күмүнең төгәл стандартлары һәм ритуаль хезмәт регламентлары юк”, – ди крематорийлар һәм җирләү оешмалары берлеге башкарма директоры Елена Андреева. “Берәр якыны вафат булгач, халык ритуаль компаниягә мөрәҗәгать итә, ул компания исә күмүгә әзерлек белән, ә зиратлар күмү белән шөгыльләнә. Агентлык табутны, транспортны һәм башка кирәк-яракларны булдыра. Һәм бу базарда теләсә кем эшли. Шуннан кара компанияләр барлыкка килә, бәяләр дә күтәрелә”, – ди Төзелеш министрлыгындагы Иҗтимагый советның җирләү эше мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе Павел Кодыш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа закон проекты ритуаль хезмәтләр белән шөгыльләнүче компанияләрне (юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрне) күмү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт алырга тәкъдим итә. Аны җирләү эше өлкәсендә федерация субъектының вәкаләтле органнары бирәчәкдип күздә тотыла. Оешмалар дәүләт хезмәтләренең төбәк порталы аша гариза бирә алачак. Рөхсәт алган барлык компанияләр үзләре күрсәткән хезмәтләр, шулай ук аларның бәяләрен махсус реестрга кертергә тиеш була.
Моннан тыш, закон проекты күмү урыннарын инвентаризацияләүне күздә тота. Бөтен зиратлар, күмү урыннары һәм алар турындагы мәгълүматны тагын бер махсус реестрга кертәчәкләр, зират өчен җаваплы затлар даирәсе киңәйтелә. Депутатлар фикеренчә, бу ташландык каберлекләр проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/met-irl-chen-birel-torgan-posobie-klme-zgr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X