Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Метшин: Бауман урамындагы "ат" миңа "син кем соң?”, диде

    Күрәсең, телевизор карамый, интернетта да утырмый бугай, - ди Казан мэры Илсур Метшин. (Лилия Локманова, "Шәһри Казан")

    Казанның Бауман урамындагы Ат һәм Зебра костюмындагы егетләр җирле халыкның да, туристларның да үзәгенә тигән иде. Алар белән хәтта башкала мэры Илсур Метшин да очрашкан. Бу хакта ул бүген туры эфир вакытында  сөйләде.

    “Ат янына килгәч, ул миңа: “Син кем соң?”, диде. Күрәсең, ул телевизор да карамый, интернетта да утырмый. Безнең республикада да булмаган. Янындагы Зебра гына аңлатты үзенә. Без аларга кайсы тирәдә “үлән чүпләргә” икәнен күрсәттек”, - ди Бауман урамындагы аниматорларның эшчәнлеген туктату хакында Илсур Метшин. 

    Реклама

    http:// http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/metshin-bauman-uramyndagy-at-mia-sin-kem-so-dide

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: