erid:2VtzquqpS7d
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә кагылышлы яңалык
Яңалыклар

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә кагылышлы яңалык

Казанда мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарына, ирләре ялга кайткан чорда, үзләренә дә отпуск алырга рөхсәт итәчәкләр.

Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте: "Хәрби хезмәткәрләр үз гаиләсе белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт уздырсын өчен кабул ителде бу карар, предприятиеләр җитәкчеләренә моны үтәргә мөрәҗәгать итәм, – отпуск вакытында ир белән хатынның бергә ял итү мөмкинлеген рәсмиләштерергә". Шулай ук, аның сүзләренчә, мәгариф идарәсе белән мобилизацияләнүчеләрнең балаларын ата-аналары ялы вакытында дистанцион укуга күчерү мөмкинлеге турында килешенгән.

Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев