erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин: «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак

Ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды быел 18 майда узачак

Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында булачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Ниһаять, янәдән шушы күренекле дата җитеп килә. Халык аны ел саен көтеп ала. Бүгенге заманда ялганлап язучы тарихчылар да бар. Ә бу чара — тарихи кыйммәтләрне сакларга да ярдәм итә. Быел без программага да үзгәрешләр керттек. «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак. Вәгазьләр күп яңгыраячак, мөнәҗәтләр акапеллага башкарылачак, музыкасыз. Моны узган елларда халык та сораган иде. Танылган вәгазьчеләрне чакырдык», — диде ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин.

erid: 2VtzquYZ54a

Җыенның төп вакыйгасы булган тәүбә намазы Болгар шәһәрчегенең Кече манарасы янында оештырылачак. Оештыручылар ассызыклавынча, башлангычның күпьеллык илһамчысы — Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә биредә намаз укыячак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев