Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Нигә мин аны тәрбияләргә тиеш!?"

    Хатын 6 яшьлек баласын суга батырып үтергән.

    Дагыстанда яшәүче хатын үзен тыңламаган өчен 6 яшьлек баласын урындагы елгада батырып үтергән.

    Тикшерүчеләр белдерүенчә, хатын үзенең алты яшьлек кызын тәрбияләүдән туйган һәм ул аны батырырга карар кылган. 6 сентябрь көнне ул баласын елга буена алып барган һәм бала тончыкканчы су астында тоткан.

    Реклама

    Арытаба баланың гәүдәсен елгага агызган. Аны өч көннән соң гына тапканнар. Хатынга 25 елга якын төрмә яный.

    Автор: Ример Насретдинов

    Фото: Кызыл таң

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: