erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрь нинди үзгәрешләр алып килә?

1 ноябрьдән Россиядә кертелә торган үзгәрешләрнең күбесе түләүләргә бәйле. Бу исемлектә пособиеләр, өстәмә түләүләр һәм башка төрле матди ярдәм бар ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

 

Күп балалы гаиләләргә ярдәм
Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, Хөкүмәт казнадан 28,3 млрд сум өстәмә акча бүлеп бирде. Бу акча гаиләләрендә 3-7 яшьлек балалары булганнарга юлланачак. Түләүләр  гаиләдә һәр кеше башына булган керемгә бәйле. Гаризаларны “Дәүләт хезмәте порталы” аша бирергә була. Владимир Путин боерыгы нигезендә эшләнелә.

Пенсионерларга өстәмә
1 ноябрьдән алып кайбер төр категория пенсионерларга өстәмә түләүләр каралган. Бу яңалык гражданнар авиациясенең элеккеге экипажлары әгъзаларына, шулай ук күмер сәнәгате өлкәсенең аерым хезмәткәрләренә кагыла. Түләүләр уртача айлык хезмәт хакы һәм стаждан чыгып исәпләнә.
Шулай ук блокадалы Ленинградны саклаучыларга бер тапкыр 50шәр мең сум акча биреләчәк.

Очышлар арта
Россия 9 ноябрьдән тугыз ил белән авиаэлемтәләрне яңарта. Болар – Багам утраулары, Иран, Нидерландлар, Норвегия, Оман, Словения, Тунис, Швеция һәм  Таиланд.

Күчерсәң – санап күчер
Физик затлар арасында акча күчерү өчен түләүләр суммасы 1 ноябрьдән артачак. Аена 100 мең сумга кадәр акча күчергән очракта, түләүләр алынмый. Артып китә икән, сумманың 0,5 проценты күләмендә түләүләр каралган. Әмма аларның суммасы 1,5 мең сумнан артмаячак.

Бизнесны истә тотып...
Владимир Путин боерыгы нигезендә игълан ителгән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр игълан ителү сәбәпле, кече һәм урта бизнес вәкилләренә Хөкүмәт матди ярдәм күрсәтәчәк. Пандемиядән зыян күргән өлкәләргә һәр хезмәткәр башыннан бер МРОТ күләмендә акча түләү күздә тотыла. Бу максатка казнадан 27 млрд сум акча бүлү сорала. Грандларга гаризаны 1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр юлларга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табибларны да онытмыйлар

Коронавируслы авырулар белән инде өченче ел диярлек эшли торган табиблар хакында да онытмый Хөкүмәт. 1 ноябрьдән алып вакцина узган һәр пациент өчен табибларга өстәмә 200 сум акча түләнелә башлый.

Яңача җирлиләр
Яңа канун нигезендә, 1 ноябрьдән җирләү бюросы хезмәткәрләре һәм шәхси эшмәкәрләр генә түгел, үзмәшгульләр дә җирләүне оештыра ала. Моның өчен әлеге структураларда ике елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе, урта һөнәри белем, шулай ук җирләү хезмәтләре күрсәтү буенча профильле курслар узу кирәк.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/noyabr-nindi-zgreshlr-alyp-kil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X