erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды: Татарстанда 60 мең кешегә федераль өстәмә түләү билгеләнгән

Пенсияләре яшәү минимумыннан түбән булган 60 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә түләү ала. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина бүген шул хакта хәбәр итте. Бу турыда ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган туры эфир вакытында әйтте.

 

«Татарстанда 1,1 миллионнан артык кеше пенсия ала. Һәр кешенең пенсия күләме индивидуаль, кешенең эш стажы һәм 2002 елга кадәрге хезмәт хакы күләменә, ә 2002 елдан соң, түләнгән иминият взносларының суммаларына бәйле. Пенсияләр ел саен индексацияләнә. Республикада пенсионерның яшәү минимумы 9250 сум тәшкил итә. Әгәр пенсия күләме бу дәрәҗәгә җитмәсә, кешегә федераль социаль өстәмә түләү бирелә. 60 меңгә якын кеше федераль социаль өстәмә түләү ала», – диде ул.

Инвалидлык төркеме нигезендә пенсияләр алучыларга да ай саен бирелә торган акчалата түләүләр каралган. Вәлиуллина мәгълүматларына караганда, Татарстан пенсионерларының күпчелегенең Россия Пенсия Фонды сайтында шәхси кабинетлары бар. Шул рәвешле алар ведомство хезмәтләреннән дистанцион рәвештә файдалана ала. Инвалидлык алган кешеләрнең пенсияләренә айлык түләүләр проактив режимында билгеләнә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

9 майга Бөек Ватан сугышы ветераннары өстәмә рәвештә Татарстаннан ел саен 10 мең сум акча ала. Быел мондый түләүләр 437 кешегә бирелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pensiya-fondy-tatarstanda-60-men-kesega-federal-ostama-tulau-bilgelangan-5854402

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X