erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиягә иртәрәк чыга алучы гражданнар категорияләрен аталды

Булачак пенсионерларның кайбер категорияләре яңача билгеләнгән пенсия яшенә кадәр лаеклы ялга иртәрәк чыга ала ("Ватаным Татарстан").

 

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Лариса Сорокина «Прайм» басмасына шул турыда сөйләгән. Моны DEITA.RU мәгълүмат агентлыгы яза.

Аның сүзләренчә, мондый хокукка ир-атлар өчен 42, хатын-кызлар өчен 37 елдан да ким булмаган иминият стажы булган кешеләр ия. Картлык буенча иминият пенсиясе аларга билгеләнгән пенсия яшенә җиткәнче 24 айга алданрак билгеләнергә мөмкин. Ләкин хатын-кыз 55, ир-ат 60 яшен узган булырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белгеч аңлатып узганча, «искечә» лаеклы ялга чыгу яше пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукына ия гражданнарның күбесе өчен саклана. Аерым алганда, мондый төркем гражданнарга авыр, куркыныч яки зарарлы шартларда эшләгән гражданнар керә.

Моннан тыш, 2022 елда пенсиягә вакытыннан алда ир-атлар өчен 30 ел һәм хатын-кызлар өчен 25 ел тиешле стажлары булган педагоглар, медицина белгечләре һәм актерлар чыга ала. «Төньяк стаж»ы булган кешеләр өчен дә ташламалар бар. Алар пенсиягә башкалар белән чагыштырганда 5 елга иртәрәк чыгарга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X