Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Путин аз керемле гаиләләргә 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр хакында игълан итте

    Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

    Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.

    «Дәүләт гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшләячәк. Бу — безнең өчен өстенлек… Без яңа карар кабул итәргә — аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр билгеләргә, аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге чара 1 апрельдән гамәлгә керәчәк, гаиләләр беренче түләүләрне майда алачак», — дип искәртте Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән котлаганда.

    РФ Президенты билгеләп үткәнчә, көмәнле хатын-кызлар һәм җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр өчен дәүләт тарафынан айлык түләүләр каралган инде. Мондый ярдәмне 8-16 яшьлек балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналар да ала.

    Реклама

    Владимир Путин шулай ук гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм якын кешеләренең игътибарын, җылылыгын тоеп яшәүләрен, гаиләгә, балаларга, оныкларына, хезмәттәшләренә һәм дусларына бүләк итә торган яхшылыкның үзләренә кире кайтуын теләде.

    https://vatantat.ru/2022/03/76299/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: