erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин минималь хезмәт хакыннан керем салымы тотып калу мәсьәләсен хәл итәчәген әйтте

Россия Президенты тиешле тәкъдимнәр әзерләргә вәгъдә итте.

Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы алучы хезмәткәрләрнең хезмәт хакыннан керем салымын тотып калу проблемасын хәл итми калдырмаячагын белдерде һәм тиешле тәкъдимнәр әзерләргә вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Сишәмбе көнне президент кеше хокуклары буенча төбәк вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында Тамбов өлкәсе омбудсмены Владимир Репин минималь хезмәт хакы алучылар керем салымын тотып калу проблемасы белән хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Президент бу мәсьәләне хәл итәргә, минималь хезмәт хакыннан салымны бөтенләй алмаска яки минималь хезмәт хакы күләмен 13 процентка арттырырга тәкъдим итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Кешеләр ул сорауны юкка гына бирми. Әгәр бу минималь хезмәт хакы күләме икән, ә ул бездә яшәү минимумына тиң, шул чакта без, акчаның бер өлешен алып, кешене яшәү минимумыннан түбән төшерәбез буламы? Уйланырга урын бар монда. Мин сезнең сорауны җавапсыз калдырмыйм. Тик хәзер түгел, ярыймы?"- дип өстәде ул.

Президент билгеләп үткәнчә, бу балалы гаиләләргә, аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә дә кагыла. "Монда да яхшы идеяләр бар, әмма әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк. Мин хәзер булган тәкъдимнәрне рәсмиләштерергә тырышачакмын", - дип аңлатты Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X