erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Путин: Россиядә нефть продуктлары белән вәзгыять акрынлап яхшырачак

Украина Кораллы көчләренең гамәлләре Россиядә нефть продуктлары белән кайбер проблемалар тудыра, әмма акрынлап вәзгыять төзәтеләчәк.

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Барысы да җиңү өчен!» халык фронты форумы кысаларында оештырылган Россия хәрбиләре өчен «Кулибин-клуб» эшләнмәләре күргәзмәсендә булганда белдерде.

8 июльдән Россиядә дизель ягулыгы экспортына тулы тыю кертелде. Моңа кадәр чит илгә бензин һәм авиация керосины китерү тыелган иде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен хәзер нефть базаларына һәм ягулык салу станцияләренә беркетәләр.

Татарстанда июль башында барлык маркалы бензин да, дизель ягулыгы да яңадан кыйммәтләнде. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 30 июньнән 6 июльгә кадәр АИ-92 бензины литры 65,87 сумнан 67,98 сумга кадәр, АИ-95 – 71,45 сумнан 73,75 сумга кадәр, АИ-98 һәм аннан югарырак – 93,60 сумнан 93,87 сумга кадәр, ә дизель 79,41 сумнан 81,57 сумга кадәр арткан.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/putin-situaciya-s-nefteproduktami-v-rossii-postepenno-vypravitsya-6034154

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев