Арск-Информ
  • Рус Тат
  • QR-кодның срогы үзгәрү турында хәбәр дөрес түгел

    Сәламәтлек саклау министрлыгы QR-кодның срогы турында аңлатма бирде

    (Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Цифрлы министрлыгы ковидтан прививка ясаткач бирелә торган QR-кодның гамәлдә булуы вакыты турында аңлатма бирде.

    «QR-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрми. Ковидтан прививка ясаткач, Дәүләт хезмәтләре порталында бирелә торган QR-код үз вакытында гамәлдә була. 8 ноябрьдә иртән Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар QR-кодның гамәлдә булуы вакыты үзгәрүен абайлап алды. Бу Порталда уза торган техник эшләр белән бәйле. Хәзер портал штатлы режимда эшли. QR-кодлар янәдән торгызыла», диелә ведомство хәбәрендә.

    Реклама

      https://tatar-inform.tatar/news/society/08-11-2021/s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-qr-kodny-srogy-turynda-a-latma-birde-5842679

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: