erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раяз Фасихов: “Янәшәмдә миңа ярдәм итә алырлык продюсер күренми” ("Интертат", Алинә Айдарова)

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасиховтан ничә сум акча эшлисез дип сорагач, ул миңа җавап бирмәде. Ә менә машиналары берничә икән. “Ничәү кирәк, шуның кадәр бар”, - диде ул миңа.

 Мактанырга теләмәде кебек. “Кеше котыртырга кирәкми. Беркайчан да нинди машинада йөрүем белән дә, кайда ял итүем белән дә уртаклашмыйм”, - диде. Чыннан да нәрсәгә кирәк ул? Раязның кредиты барлыгын белә алдым. “Кредитым бар, әлбәттә. Өй алганда, кредит алган идек”, - диде җырчы. 

Шуны әйтә алам: Раязны күпләр текә кеше дип уйлый. Имеш, ул масайган. Безнең сөйләшүебезне дә бераз башкачарак күзаллаган идем. Ә әңгәмәбез шундый тыныч һәм салмак булды. Раяз минем белән әкренләп, бәйнә-бәйнә аңлатып, сөйләште. 

“Популяр булыр өчен, бизнесмен булырга кирәк”

Раяз, сез популярмы?

- Популярлыкның төрле дәрәҗәсе бар. Мин үземне популяр дип саныйм. Менә сез дә минем белән сөйләшергә килгәнсез. Популярлыгымның дәрәҗәсе гел тигез бара. Очынып та киткән чагым булмады, төшенкелеккә дә бирелмәдем.

- Популяр булыр өчен нәрсә кирәк?

- Популяр булыр өчен, бизнесмен булырга кирәк. Акчаны таба белү кирәк, соңыннан шул табылган акча белән дөрес эш итә белү сорала. Акча синең популярлыгыңны арттырырга тиеш.

- Иҗат юлыгызда үкенечле мизгелләр бармы?

- Булды, мәсәлән, “Bars-media”да контрактта булганда, аларның мөмкинлекләрен кулланып, үземнең төркемне туплап, концертлар куясы калган. Хәзерге акылым белән тугыз ел элек эш итсәм, бераз үзгәрешләр кертер идем. Күбрәк эшләр идем дип уйлыйм. Бүгенге белән чагыштырып, шуны әйтә алам: контрактта булганда, җырлау җиңелрәк иде. Син җырла гына, ә хәзер бит барысын да үземә эшләргә туры килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Сез кирерәк кеше, әйме?

- Үҗәтлегем бар, бәлки кайвакыт ул кирелеккә дә әвереләдер. Ул беләсеңме нәрсәдә чагыла? Һәр бизнесмен берәр нәрсә җитештергәндә тамашачыга кирәкле әйберне сайлый. Әйтик, бәрәңге кирәк булганда, чөгендер сатмыйсың бит инде. Ә мин алай эшләмәдем. Тамашачыга бу кирәк, аларга бу ошый дип иҗат итмәдем, ә үземнең юлымны алып барырга тырыштым. Ә эшләүнең бу ысулы гел отышлы булмый.

- Тамашачыларыгызны менә-менә югалтам дигән чор булдымы?

- Үземнең образымнан читкә тайпылганда, булганнарын да югалтырмын кебек иде. Шулай да, Аллаһка шөкер, тыңлаучыларым бар. Тамашачылар булгач, иҗат итәсе килә. Кайвакыт иҗат юлымны дөрес башламаганмын дип уйлыйм, ләкин бераз вакыт үткәч мәхәббәт лирикасы кире үзенә тарта.

- Сезнең образыгыз нинди соң? Аны үзгәртергә теләмисезме?

- Минем образым мәхәббәт, лирика, романтика төшенчәләре белән бәйле. Шул ук вакытта төрле стильләрдә эшләп карарга яратам. Тагын бер кабатлап әйтәм: халыкка кирәк дип түгел, ничек күңелем тоя, шулай иҗат итәм. Бәлки, үзгәрешләр кертергә кирәктер дә. Ләкин әлегә янәшәмдә миңа ярдәм итә алырлык продюсер күренми. Әйдә менә болай эшлик әле дигән тәкъдимнәр юк.

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/rayaz-fasihov-yan-sh-md-mi-a-yard-m-it-alyrlyk-prodyuser-k-renmi-5248435

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X