erid:2VtzquqpS7d
Район Советы утырышы
Яңалыклар

Район Советы утырышы

Бүген Арчада район Советының чираттан тыш 36нчы утырышы узды.

Аны район башлыгы,район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. 

Илшат Габделфәртович башта депутатларга.җитәкчеләргә һәм барлык район халкына 8 сентябрьдә үткән сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Шул көнне узган җирле үзидарәләргә өстәмә сайлауларда сайланган депутатлар белән дә таныштырды.

Утырышта депутатлар җирле әһәмияттәге хокук актларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен карадылар. Район Советы карарлары белән тулырак районның рәсми сайтында таныша аласыз.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев