Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Районнарда транспортта йөрү бәясе артачак

    Тиздән транспорт салонында билет сатып алу 36 сумга төшәчәк. Акчасыз исәпләгәндә һәм транспорт картасы белән түләгәндә юл бәясе 31 сум булачак. Таифларны күтәрүне шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитеты сораган. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте ("Ватаным Татарстан").

     

    Казанда 100 һәм аннан да күбрәк йөрү өчен «проездной» алсаң, юл бәясе 23 сумны тәшкил итәчәк. Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында бәя арта. Хәзер аларда юл йөрү 28 сумга төшәчәк. 100 һәм аннан да күбрәк йөрү өчен юл бәясе 23 сум булачак. Минзәлә районында исә барлык категория гражданнар өчен юл йөрү 20 сумны тәшкил итәчәк.

    Реклама

    Яңа тарифлар тиешле карарлар рәсми төстә басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: