erid:2VtzquqpS7d
Ренат Галиәскәр өйләнә
Яңалыклар

Ренат Галиәскәр өйләнә

Танылган алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр сөйгән кызына тәкъдим ясаган. Бу хәл кичә Балтач сәхнәсендә Илсөя Бәдретдинова концертында булган.

Булачак кәләшнең Айгөл исемле булуы билгеле. Ренатның "Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?" дигән соравына ул оялып кына ризалыгын белдерә. «Минем янымда тәүлегенә 24 сәгать булырга ризалашсаң», – дип тә өсти Ренат, сөйгән ярына йөзек кидереп.   «Да ладно? Ниһаять!» – дип уртаклаша Илсөя Бәдретдинова белән Илназ Гарипов.  

Ренат Галиәскәрне тормышындагы куанычлы вакыйга белән без дә тәбрик итәбез, дип хәбәр итә Интертат.

https://matbugat.ru/news/?id=45558


Нет комментариев