erid:2VtzquqpS7d
Резидә Кадыйрованың ире акылга сыймаслык гамәл кылган
Яңалыклар

Резидә Кадыйрованың ире акылга сыймаслык гамәл кылган

Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрованың ире көтелмәгән адымы белән шаккаттырган ("Шәһри Казан").

 

Әлеге хәл алар яши торган йортның ишегалдында булган.

Җырчының ире машинасын куя торган урынга күршеләре үзенең машинасын куйган. Бу күренеш чүп түгәргә чыккан Резидә ханымның иренә ошамаган һәм ул күршесен акылга утыртырга уйлаган: машинасының тәгәрмәчен тишкән.

Бу хәл видеокамерага эләккән. Ләкин күршеләре полициягә гариза язмаган. Янәсе бу гаилә белән көрәшүдән мәгънә юк, чөнки аларның акчалары да, танышлары да җитәрлек. Сүз уңаеннан, Резидә Кадыйрованың ире Данис Борһанов — элекке полиция полковнигы.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rezid-kadyyrovany-ire-akylga-syymaslyk-gaml-kylgan


Арча хәбәрләре

Нет комментариев