erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Римма Никитина: «Туй көнебез дә билгеле иде инде...»

Татар эстрадасы артисты Римма Никитина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. «Шуны гына әйтә алам: бу хәлдән соң дөньяда якын дуслар булмавын аңладым. Аралаша торган дусларым бар, ләкин аларны артык якын китермәскә тырышам», - ди ул (»Шәһри Казан », Эльвира Шакирова).

 

– Заманында син Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләдең. Ул вакытта Илфак Шиһапов та исән иде. Алар төркеменә ничек эләктең?

– Илфак абый беренче тапкыр мине кастингта, аннары бер концертта күргән. Шуннан соң җырлар яздырырга киңәш итте һәм телефон номерымны алып калды. Бу сөйләшүдән соң ике җыр яздырдым. Берничә айдан Илфак абый үзләренә чакырып шалтыратты. Җырлавымны ошатты, Илсөя апа белән дә уртак телне тиз таптык. Шулай итеп, мин алар төркемендә калдым һәм 10 ел эшләдем.

– Илфакның нинди киңәшләре исеңдә калды?

– Аңа бик рәхмәтлемен. Мине күреп алып, үзләренә чакырып, күп нәрсәгә өйрәтте. Һәрвакыт төпле киңәшләр бирә иде. Һинд телендә попурри яздыргач, Илфак абый: “Бу җыр сине гомер буе ашатачак”, – диде. Шулай булды да. Ураза вакытында татар артистлары эшсез утырганда, рус мәҗлесләрендә шушы җыр белән акча эшлим. Ул җырны җырлаганда кия торган һинд киемнәрен инде әллә ничә тапкыр алыштырдым, ә җырны әле дә сорыйлар. Әти үлгәч, җырларга күңел тартмады. Ә Илфак абый мине депрессиядән чыгарды. “Әтиең синең җырчы булуыңны теләгән, син аның теләген үтәргә тиеш”, – диде. Ул гениаль продюсер иде. Исән булса, Илфак абый хәзер акчада коенып яшәр иде.

– Ни өчен Илсөядән киттең?

– Бу темага сөйләшәсем килми. Башта бик үпкәләгән идем, ләкин хәзер барысы да онытылды. Шуны гына әйтә алам: бу хәлдән соң дөньяда якын дуслар булмавын аңладым. Аралаша торган дусларым бар, ләкин аларны артык якын китермәскә тырышам. Илсөя апа миңа дус та, апа да, икенче әнием дә иде. Без бер гаилә кебек булдык. Аның белән дүрт ел инде сөйләшкән юк. Бу хәл зур сабак булды, мине тагын да көчлерәк итте.

– Хәния Фәрхинең “Сагынам сине, Питрәч” җырын рөхсәт алып җырлыйсыңмы?

– Питрәчтә тууым белән горурланам. Кая гына барсам да, мин – Питрәч кызы, дим. “Сагынам сине, Питрәч” җырына күптәннән кызыгып йөри идем. Габделхәй абыйга шалтыратып, җырны башкарырга рөхсәт сорадым. Җырны өлкәннәр белә, яшьләр бик белми иде. Ә минем Хәния апаның җырын яңартып яшьләр стилендә эшлисем килде. Быел Питрәч районы башлыгы чакыруы буенча шушы җыр белән Сабан туенда катнаштым. Үз районыма шулай зурлап чакырулары сөендерде. Бу җырның клибы да бар. Аны Питрәчнең истәлекле урыннарында төшердек. Районның сугыш ветераннарын да керттек.

– Бервакыт, мине татар җырчылары яратмый, дигән идең. Ни өчен?

– Минем турыда: “Җырчымени инде ул?” – диюче артистлар бар. Үземә дә килеп әйткәннәре булды. Кемнәр икәнен әйтмим. Римма Никитина булып үзем, үз тырышлыгым белән күтәрелдем. Бай сөяркәм дә, булышучым да юк. Соңгы тапкыр Казанда узган диско-концертка 700дән артык кеше килде. Пенза, Кузнецк, Ульяновск, Самара һәм башка өлкәләрдә концертларым гөрләп уза. Тик Татарстанда гына кабул итеп бетермиләр мине. 

Башкортстан якларына чакыру кабул иттем. Анда да яшьләр кызыксына. Үз өстемдә эшлим, биюгә йөри башладым. Моңа кадәр профессиональ бию белән шөгыльләнгәнем булмады. Унынчы сыйныфта укыганда, “Клон” сериалын карап биергә өйрәндем. Беренче курста укыганда, мәҗлесләрдә биеп 300 сум акча эшли идем. Бүген биеп җырлый торган җырчылар юк дәрәҗәсендә. Хыялым – “Татнефть Арена”ны җыю. 

– Җырлар язарга сине нәрсә илһамландыра?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мәхәббәт һәм сагыш, югалту. Әгәр гашыйк булсам, бер-бер артлы җырлар яза башлаячакмын. Әти үлгәннән соң бик күп җыр язылды. 17 ел дәверендә язылган 100ләп җырым бар, 90 процентын үзем иҗат иттем.

– Авыр чакларда үзеңне ничек кулга аласың?

– “Татнефть Арена”ны җыйганнан соң, бу уңышка ничек ирешүем, нинди сынаулар аша узуым турында китап чыгарачакмын. Ә сынаулар күп булды. Барысын да авыр кабул иттем, күңелгә тигәнннәре бик күп. Аллаһы Тәгалә бар ул, барысын да үз урынына куя. Елаган чакларым да була, күз яшен кешегә генә күрсәтмим. Үзем генә калганда хәтта акырып елыйм. Җәяү йөрү тынычландыра, уй-фикерләрне җыярга ярдәм итә.

– Син кайсы диндә?

– Әнием Рәкыя – Саба районы Килдебәк авылында үскән татар кызы, әтием Александр – Питрәч районы Сәрдә авылыннан керәшен егете. Без ике диндә үстек, ике динне дә тигез күрәбез. Быел Корбан бәйрәмендә әни исеменнән корбан чалдырдым. Ураза да, пост та тоттым.

– “Кайчан кияүгә чыгасың?” – дигән сорау баналь яңгыраса да, сорамыйча булдыра алмыйм...

– Чыгармынмы икән соң мин? (көлә) Яшь барган саен тиң ярыңны табу кыенлаша бара, чөнки инде акыл кергән. Яраткан кешем белән араларның өзелүен авыр һәм озак – ике еллап кичерәм. Соңгы тапкыр Мәскәү егете белән йөрдек. Инде туй көне дә билгеле иде. Ләкин ул көнче булды, җырчы булуыма каршы иде. Гомумән, безнең мөнәсәбәтләр баштан ук ялганнан башланды. Ул үзенең эшмәкәр булуын яшерде, бу хакта ярты елдан соң гына белдем. Мине акчага тикшерде, йөзек, шуба, хәтта машина бүләк итте, тик мин андый бүләкне кабул итмәдем. Хәзер ник алмаганмын икән дим (көлә). Кияүгә яратып чыгасым килә. Мәхәббәттән, игътибардан, наздан башка яши алмыйм. Ә акчаны үзем дә эшлим. Аллаһка шөкер, фатир да алдым. Әллә ни күп акча эшләмәсәм дә, үземә дә, ике балага да җитеп бара. 

– Кем балалары ул, Римма? Ни өчен аларга ярдәм итәсең?

– Күп кеше аларны минем балалар дип уйлый. Эльза белән Адель – дустым Энҗенең балалары. Безнең танышуның сәбәпчесе – Эльза, ул минем барлык җырларны яттан белгән. Кызганыч, дүрт ел элек апрель аенда Шыгырданда яшәүче Энҗе белән Наилә Чүпрәледәге концертыма килгәндә, юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Чувашиядә танылуымда аларның өлеше зур. Ә моңа кадәр март аенда Энҗенең туган көнен билгеләп үткән идек. Шунда ул миңа: “Минем балаларны ташламаска сүз бир”, – диде. Ни өчен шулай әйтүе сәер булды. Энҗе иреннән аерылып, берүзе ике бала үстерә иде. Аның балалары әтисе белән әнисендә калды. Мин аларны үз балаларым кебек яратам. Аларга ярдәм иткән саен Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк бирә. Ә Наиләнең ике баласын ире үстерә.

– “Татнефть Арена”да концерт куюдан тыш, тагын нинди хыялың бар?

– Кыз бала табырга хыялланам. Аның артист булуын теләмим. Гимнастикага бирер идем. Үзем тормышка ашыра алмаган хыялларны кызым аша чынга ашырыр идем.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rimma-nikitina-nazdan-bashka-yashi-almyym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X