Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Роспотребнадзор Татарстанда нинди массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин икәнен аңлатты

    Ачык мәйданчыкларда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны бер үк вакытта 200 кешедән артып китмәскә, ябык бинада, аның мәйданыннан чыгып, 1 кешегә 4 квадрат метр туры килергә, әмма бер бинада кешеләр саны 100дән артык булмаска тиеш.

    (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән республикада кайбер массакүләм чаралар үткәрергә рөхсәт ителде. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шуларны санап үттеләр.

    «Татарстан Республикасында ял, күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама чаралары үткәрергә рөхсәт ителә», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

    Ачык мәйданчыкларда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны бер үк вакытта 200 кешедән артып китмәскә, ябык бинада, аның мәйданыннан чыгып, 1 кешегә 4 квадрат метр туры килергә, әмма бер бинада кешеләр саны 100дән артык булмаска тиеш.

    Реклама

    Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт залларына (тамаша залын 70 процентка тутыру шарты белән) эшләргә, рәсми физкультура һәм спорт, мәдәни чаралар (50 процент, әмма 500 кешедән дә артык түгел) үткәрергә рөхсәт ителә. Барлык хезмәткәрләр дә прививка ясаткан һәм чара үткәрергә 30 көн кала ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиология комиссиясе белән үз вакытында килештергән очракта мондый чараларны 70 процентка тулган залда уздырырга ярый.

    «2022 елның 28 февраленнән гражданнар катнашында калган барлык массакүләм чаралар тыела», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.

     Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/28-02-2022/rospotrebnadzor-tatarstanda-nindi-massak-l-m-charalar-tk-rerg-m-mkin-ik-nen-a-latty-5850342

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: