Россиялеләрне 2026 елда тагын ике кыска эш атнасы көтә
Россиялеләрне 2026 елда тагын ике кыска эш атнасы көтә – ноябрь һәм декабрьдә. Бу хакта РИА Новостига Г.В. Плеханов исемендәге «Кеше ресурслары белән идарә итү» РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец хәбәр итте.
Белгеч сүзләренчә, ноябрьдә эш атнасы быел чәршәмбе көнне билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне аркасында кыскартылачак.
Тагын бер кыска эш атнасы декабрьдә көтелә. Ул нибары өч көн дәвам итәчәк – 28 дән 30 декабрьгә кадәр.
Нет комментариев