Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Россия автомобилен сатып алучыларны сөендерергә мөмкиннәр

    Безнең илдә эшләнгән автомобильләр сатып алган Россия кешеләрен транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов шундый тәкъдим юллаган, дип хәбәр итә RT ("Ватаным Татарстан").

     

    Парламентарий билгеләп үткәнчә, чит ил маркалары киткәннән соң, үзебезнең предприятиеләр җитештерү һәм сату күләмен яңадан торгызу, шулай ук экспортны җайга салу мөмкинлеге алды.

    «Аерым алганда, илебез машиналарын сатып алучы россиялеләр ике-өч елга транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин», – дип саный тәкъдимнең авторы.

    Реклама

    Ул шулай ук үзебездә эшләнгән яңа транспорт сатып алуга субсидияләр биреп, иске автомобильләрне утильләштерү программасын яңартырга мөмкин дигән фикер дә җиткерде.

    https://vatantat.ru/2022/06/85773/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: