erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 8 кыска эш атнасы көтелә

Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь һәм ноябрь айларында планлаштырыла.

2020 елда Россиядә 8 кыска эш атнасы көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Кыскартылган эш атналары гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь һәм ноябрь айларында планлаштырыла. Яңа ел каникуллары төгәлләнгәннән соң эш атнасы ике көннән гыйбарәт булачак, алдагысы февраль ахырына туры киләчәк, анда дүрт көнлек эш атнасы (25-28 февраль) көтелә.

Моннан тыш, март аенда икенче эш атнасы да дүрт көннән генә торачак, шулай ук апрель ахырында 1 Майны бәйрәм итәр алдыннан эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак.

Майда беренче эш атнасы ял көннәрен (шимбә, 4 гыйнвар һәм якшәмбе, 5 гыйнвар) күчерү хисабына 6сыннан 8 майга кадәр дәвам итәчәк, алдагы атна да Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү сәбәпле кыскарак булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер кыска эш атнасы Россия көнен бәйрәм итү аркасында июнь аена туры киләчәк. Алдагы кыска эш атнасы ноябрьдә көтелә, анда 2 һәм 3 ноябрь, шуннан соң 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.

2020 елда беренче эш көне пәнҗешәмбегә, 9 гыйнварга туры килә.

https://tatar-inform.tatar/news/society/17-12-2019/2020-elda-rossiyad-8-kyska-esh-atnasy-k-tel-5710402

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X