erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне атадылар

Россиядә декабрьдә тәкъдим ителгән вакансияләр арасында ваклап сату өлкәсендә коммерция директоры иң күп хезмәт хакы ала. Ул аена 500 мең сум һәм аннан күбрәк хезмәт хакы ала. Икенче урында Казанда веб-кушымталар әзерләүче, эш бирүчеләр аңа аена 360 мең сумнан башлап түләргә әзер ("Ватаным Татарстан").

 

РИА Новости SuperJob эш эзләү онлайн-сервисы тикшеренүенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Екатеринбургта эш бирүче зур мәгълүматлар буенча ИТ-белгечкә 250 мең сум түләргә әзер, хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге дә бар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Красноярскида җиһазлар китерү буенча баш инженер аена 90 мең сумга өметләнергә мөмкин, Санкт-Петербургта Elixir программалаштыру телендә эшләүчегә 280 мең, ә Воронежда программистка 350 мең сум тәкъдим итәләр. Пермьда һәм Самарада югары түләүле позицияләр арасында — табиблар, аларга аена 80 мең һәм 90 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X