erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын ТАССР игълан ителү көне белән котлады

Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан АССРы игълан ителүенең 106 еллыгы белән котлады. Җитәкче үзенең социаль челтәрләрендә нейросетьлар ярдәмендә әзерләнгән кыска видеоролик та урнаштырды.

Бүген, 25 июньдә, Татарстан АССРы игълан ителү көнен билгеләп үтәбез.

“Бу – республикабыз тарихында мөһим дата”, – дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС мессенджерына.

Рәис республика тарихын да ассызыклады:

«Үзенең йөз елдан артык тарихында Татарстан илебезнең иң динамик үсеш алучы төбәкләренең берсенә әверелде һәм шул ук юнәлештә хәрәкәт итүен дәвам итә».

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев